Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе теркәлгән кандидатлар арасында түләүсез эфир вакытын җирәбәгә салу үткәрде

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Җирәбә теркәлгән кандидатлар өчен бертигез шартлар тәэмин итү максатларында уздырыла. Төбәк дәүләт оешмалары каналларында эфир вакыты түләүсез нигездә бирелә.

 11 август көнне “Мәскәү” мәдәни үзәгендә җирәбә өч сайлау кампаниясе:  Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда, 28 номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда һәм 37 номерлы Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда теркәлгән кандидатлар арасында үткәрелде.

- Җирәбә салуга кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) адресына түләүсез эфир вакытыннан баш тартулар кермәде. Түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә тәртибе Татарстан Республикасы ҮСК карарлары белән расланган. Кандидатлар җирәбә салуда аларны теркәүнең хронологин тәртибенә туры килүче чиратта катнашалар, - диде Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей Кондратьев.

Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда түләүсез эфир вакытын 13 канал чыгыручы 4 телерадиотапшырулар оешмасы: 6 телеканал һәм 7 радиоканал бирде. 28 номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда – 4 телерадиотапшырулар оешмасы 7 каналда: 5телеканал һәм 2 радиоканал, ә 37 номерлы Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда 2 телерадиотапшырулар оешмасы 5 каналда бирде.

Сайлау кампаниясенең иң актив этабы – массакүләм мәгълүмат чараларында агитация – 15 августтан башлана. Алдагы сайлауларда түләүсез эфир вакытының гомуми күләме 600 минут булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: