Татарстанда республикабыз Президенты вазифасына биш кандидат дәгъва кыла

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү өчен документлар кабул итү тәмамланды. Кандидатлар сәяси партияләр тарафыннан гына күрсәтелде, бу очракта үз-үзеңне күрсәтү законнар белән каралмаган.

“Бердәм Россия” партиясеннән кандидат сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы тәкъдим ителде.

“Гадел Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе “Гадел Россия” партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Михеев Альмир Александровичны күрсәтте.

“Россия комунистлары” партиясенең төбәк бүлекчәсе партиянең Татарстан комитеты беренче секретаре Вәлиев Альфред Рәкыйб улын тәкъдим итте.

ЛДПРның төбәк конференциясе Татарстан президентлыгына кандидат итеп партиянең республика бүлекчәсе координаторы Сурчилов Владимир Валерьевичны күрсәтте.

“Үсеш партиясе” Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе әлеге партия бүлекчәсе рәисе Коробченко Олег Владимировичны тәкъдим итте.

- Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү өчен документлар кабул итү рәсми рәвештә 12 июль көнне тәмамланды, - дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Хәзер кандидатлар  күрсәтүне хуплап имзалар җыю бара. Һәр кандидат үзләрен хуплауга республика муниципаль берәмлекләренең 387 депутаты имзасын алырга тиеш. Документларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тапшыргач, кандидатлар биргән белешмәләрнең дөреслеге тикшереләчәк.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябрендә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: