Сайлаучыларның “Минем тавыш” республика онлайн-форумы барышында экспертлар бердәм тавыш бирү көнендә күзәтү ничек булачагын тикшерделәр

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сайлаучыларның “Минем тавыш” республика онлайн-форумының икенче сессиясен ачты. Экспертлар, җәмәгать оешмалары һәм төрле сәяси партияләр вәкилләре бердәм тавыш бирү көнендә күзәтү мәсьәләсен тикшерделәр.

  • Бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьдә кала, шул ук вакытта  11 һәм 12 сентябрьдә вакытыннан алда тавыш бирү көннәре була, - дип искә төшерде Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей Кондратьев. – Гоммумроссия тавыш бирүенең июнь  тәҗрибәсе берничә көн тавыш бирүнең нәтиҗәлелеген, шул исәптән санитар куркынычсызлыгы ягыннан да, күрсәтте.
  • Күзәтүчеләрнең сайлау законнарын өйрәнүләре һәм тавыш бирүгә алдан үзерләнүләре мөһим. Беренче тапкыр вакытыннан алда тавыш бирүнең яңа рәвешләре кулланылачак. Шуңа да күзәтүчеләрнең ярдәме һәм сайлау процессының ачыклыгын тәэмин итүе мөһимләшә. Уртак эш сайлауларны гражданнарыбыз хокукларын катгый үтәп уздырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип шәрехләде Россия Федерациясе ҮСК секретаре Майя Гришина.

 

Җәмәгатьчелек вәкилләре күпкөнлек тавыш бирүе ничек үтәчәге һәм сайлау процессының ачыклыгы ничек тәэмин ителәчәге турында сөйләделәр.

- Практика күрсәткәнчә, күренекле вакыйгаларда катнашырга теләүче актив гражданнар участокларга килү мөмкинлеге һәм бәя биргесез тәҗрибә алалар. Гомумроссия тавыш бирүендә Иҗтимагый палатадан 16 меңләп күзәтүче бар иде. Нәкъ менә күзәтүчеләр сайлауларга ышанычны тәэмин итә. Безнең бурыч – сайлау хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итү, сайлаулар ачыграк булган саен аның нәтиҗәләренә ышаныч зуррак, - дип белдерде Республика иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Күзәтүчеләр эшен оештыру тәҗрибәсе белән Яшел Үзән муниципаль районы Иҗтимагый Советы рәисе Ольга Купоросова да уртаклашты: “Гомумроссия тавыш бирүе вакытында күзәтүчеләр үз бурычларын яхшы үтәделәр. 7 көн барган тавыш бирүдә күзәтүчеләр алмашынып эшләде. Аларга участок сайлау комиссиясендә дә, өйдә яки мобиль пунктта тавыш бирү дә ошады, күпләре бердәм тавыш бирү вакытында да күзәтчелек итәргә теләк белдерде.”

  • Өч көн буена тавыш бирүнең ачыклыгын контрольдә тоту катлаулы, ләкин хәзерге технологияләр моңа мөмкинлек бирә, - дигән фикер белдерде җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.
  • Татарстанда ҮСК эше һәм җәмәгать күзәтүе системасы бик яхшы оештырылган. Гомумхалык тавыш бирүендә эшли башлаган телеграм-бот үз участогыңны бик җиңел табарга булышты. Татарстан иң алга киткән цифрлы төбәкләрдән, - дигән бәя бирде сайлаучылар өчен цифрлы сервислар стандартларына Россия Иҗтимагый палатасы Координация советының тавыш бирүгә җәмәгать контроле буенча беренче урынбасары Александр Малькевич.

Онлайн-форум экспертлары анда катнашучылардан һәм трансляция барышында тамашачылардан кергән сорауларга да җавап бирделәр. Турыдан-туры эфирда форумны 18 меңнән күбрәк кеше карады.

  • Сайлау процессларының ачыклыгы – актуаль тема, һәм моны форумны караучылар саны да раслады. Без бу эшне дәвам итәчәкбез һәм Татарстан, Россия сайлау системасын үстерү өчен барысын да эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей Кондратьев.

 

“Минем тавыш” республика форумы – сайлау законнарындагы үзгәрешләрне, сайлау процессының ачыклыгын һәм тавыш бирү барышын күзәтүне тикшерү өчен бер мәйданчык ул. Мондый ачык утырышлар формасы Татарстан өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә уникаль күренеш. Онлайн-форумда экспертлар сыйфатында Иҗтимагый палата, сәяси партияләр, күзәтчеләр институты вәкилләре катнашты. Форум Вконтакте, Одноклассники “Татарстан Республикасы” җәмгыятьчелегендә, Youtube һәм Мойголос онлайн порталында трансляцияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: