Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2020 елның 14 июленнән Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы 28 номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча депутатны өстәмә сайлауларда, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 37 номерлы Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча депутатны өстәмә сайлауларда, 2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көнендә уздырылучы муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда һәм тавыш бирү йомгакларын ачыклаганда, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә тавыш бирү биналарында булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә башлый.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү тәртибе Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2017 елның 19 апрелендәге 80/698-7 номерлы карары белән расланган (Россия ҮСКнең 30.05.2018 елгы 159/1308-7 номерлы, 10.04.2019 елгы 200/1535-7 номерлы карарлары редакциясендә).
Массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар бирелә:
а) аңа бәйле рәвештә аккредитацияләүгә гариза бирелүче тавыш бирү көнен күрсәтеп, баш мөхәррир имзалаган форма буенча гариза. Кәгазьдә яисә электрон образ (скан) рәвешендә тапшырыла;
б) MS Excel форматында машина укырлык рәвештә аккредитацияләүгә гариза (катгый мәҗбүри);
в) массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында (теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары өчен) баш мөхәррир таныклаган таныклама күчермәсе.
Гаризаны электрон рәвештә биргәндә массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныкламаның таныкланган күчермәсе электрон образы (скан) җибәрелә.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда ММЧ вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар 2020 елның 14 июленнән, шул числоны да кертеп, 9 сентябренә кадәр кабул ителә.
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен документлар 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә (эш көннәрендә) 420111, Казан шәһәре, Батурин ур. 7Б йорт адресы буенча кабул ителә яисә 16.smi@tatar.ru электрон почтасына җибәрелә.
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча (843) 292-91-26 телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз.