Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе итеп Андрей Кондратьев сайланды

2020 елның 21 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 96нчы утырышы булды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып комиссия рәисен сайлау торды.

Комиссия әгъзалары саныннан яшерен тавыш белән Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе итеп Андрей Станиславович Кондратьев ( 1969 елда туган, югары белемле) сайланды.

Элегерәк, 18 март көнне Андрей Кондратьев кандидатурасы Россия ҮСКнә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе вазыйфасына сайлау өчен тәкъдим ителде (“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында” 2002 елның 12 июнендәге 67 номерлы Федераль законның 28 статьясы 4 пункты нигезендә Россия Федерациясе субъекты сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасына кандидатура тәкъдим итү хокукы фәкать Россия Федерациясе ҮСКнә бирелгән).

Видеоконференция режимында уздырылган комиссия утырышында Россия УСК Рәисе урынбасары Николай Булаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: