Минзәлә районында җирле референдумнар узды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

2020 елның 22 мартында Минзәлә районының өч авыл җирлегендә (Аю авыл җирлеге, Иркенәш авыл җирлеге, Коноваловка авыл җирлеге) гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булып узды.

Тавыш бирү референдумның 6 участогында оештырылды.

Сайлаучылыр исемлегенә барлыгы 1679 сайлаучы кертелгән, тавыш бирүдә 1102 кеше, ягъни сайлаучыларның 65,63% катнашты.

Референдумнар барлык өч авыл җирлегендә дә булды дип танылды, һәркайсында уңай карар кабул ителде (референдум мәсьәләсен хуплап тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш бирде).

Сайлау законнарын бозуга шикаятьләр кермәде. Участок сайдаулар комиссиясе беркетмәләренә кул куелды, аерым фикерләр юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: