КФУда студентларның “Сайлау турындагы законнарны конституцияләштерү, сайлау хокукы теориясе һәм практикасы, яшьләрнең хокукый һәм электораль мәдәниятен күтәрү актуаль мәсьәләләре” фәнни-гамәли конференциясе булып узды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

2019 елның декабрендә Казан (Идел буе) федераль университетында (КФУ) студентларның “Сайлау турындагы законнарны конституцияләштерү, сайлау хокукы теориясе һәм практикасы, яшьләрнең хокукый һәм электораль мәдәниятен күтәрү актуаль мәсьәләләре” фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу чараны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе КФУ һәм аның Юридик белемнәрне һәм фәнне үстерү фонды белән бергәләшеп оештырды.

Конференциядә КФУның юридик факультеты, В.Г.Титмирясов исемендәге Казан инновация университеты, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе 1-4 курслары студентлары катнашты.

Конференциянең пленар өлеше кысаларында сайлау хокукы һәм процессы, яшьләрнең хокукый һәм электораль мәдәниятен күтәрүнең актуаль мәсьәләләре буенча докладлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: