Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 105нче утырышы булды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Комиссия әгъзалары 2020 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашу йомгаклары турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе беркетмәсен расладылар. Т

авыш бирүдә барлыгы 2348179 граждан катнашты. Бу – барлык сайлаучыларның 79,68%. “Сез Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” дигән сорауга 1943685 кеше (82,81%) уңай җавап бирде. Бюллетеньдәге “юк” графасында 389765 кеше (16,61%) тамга салды. Татарстанда тавыш бирүдә катнашучыларның иң күбесе Апас районында (97%) булды, аннары Чүпрәле (96%) һәм Чирмешән районнары (96%) тора. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия Федерациясе Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүен әзерләү һәм үткәрү процессында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Моннан тыш комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар уздыруга кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат Альфред Рәкыйб улы Вәлиевның махсус сайлау исәбен ачу, аның финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилен теркәү турында; Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләре исәпләрен ачу турында карарлар кабул ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүен әзерләү һәм үткәрүгә чыгымнар сметасына үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: