Татарстан Республикасы парламентына кандидатларны теркәү этабы төгәлләнде

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка ризалык бирүче сәяси партияләрнең республика исемлекләрен һәм бермандатлы кандидатларны теркәүне тәмамлады.

Сайлауларга 7 сәяси партиягә – “Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия”, ЛДПР, “Россия коммунистлары”, РОСТА партиясе һәм “Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен” сәяси партияләре төбәк бүлекчәләренә рөхсәт бирелде.

Гомумән алганда партия исемлекләре буенча VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 202 кандидат: “Бердәм Россия”дән 55 кандидат, “Гадел Россия”дән 46 кандидат, ЛДПРдан – 40 кандидат, КПРФтан – 30 кандидат баллотироваться итә. “Россия коммунистлары” партиясе исемлегендә 9 кеше, “РОСТА” партиясендә 12 кеше, “Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен” партиясендә 10 кеше бар.

Дүрт сайлау берләшмәсенә теркәүдән баш тартылды. “Ватан” партиясе һәм “Игелекле эшләр, балаларны, хатын-кызларны, азатлыкны, табигатьне һәм пенсионерларны яклау, хайваннарга карата көч куллануга каршы партиясе”, күрсәтелгән исемлекне хуплап сайлаучылар имзаларын да кертеп, теркәү өчен кирәкле документларны үз вакытында бирмәделәр.

“Россия ветераннары партиясе” һәм “Россия гомумхалык берлеге”нә, тикшерү өчен сайлап алынган сайлаучылар имзаларының гомуми саныннан 10% күбрәк имзаның дөрес яисә гамәлдә булмавы сәбәпле, теркәүдән баш тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: