ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Утырышта шулай ук Президент вазифасына кандидатларны күрсәтү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырыла торган документлар исемлеген һәм формалары расланды. Календарь план федераль закон һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексына нигезләнгән сигез бүлектән торган җитди эш документы. Сайлаулар Дәүләт Советы тарафыннан билгәләнгәннән соң рәсми рәвештә башланып китә. 4 нче июньнән 14-нә кадәрге вакыт эчендә республика парламенты бу мәсьәлә буенча тиешле карар кабул итергә тиеш. Дәүләт Советы карары рәсми рәвештә матбугатта басылып чыкканнан соң – республикада Президент вазыфасына кандидатларны күрсәтү процессы башланып китәчәк.
2015 елның 1 маена Россия Федерациясе юстиция министрлыгы тарафыннан 76 сәяси партия теркәлгән. Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсендә 67 региональ сәяси партия бүлекчәләре теркәлгән.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 12 маенда http://pravo.tatarstan.ru Татарстан Республикасы хокук мәгълүматы рәсми порталында «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 34-ТРЗ Татарстан Республикасы законы урнаштырылган. Әлеге закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә

8
май, 2015 ел
җомга
Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы – олы юбилей уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. 1945 елның 9 мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бу шанлы бәйрәм бөек илебезнең барлык гражданнарына, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, күңелендә шәфкать нуры саклаучы һәркемгә якын һәм аңлаешлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: