Бүген Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президент сайлауларын әзерләү һәм уздыру буенча Календарь план проектын раслады.

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Утырышта шулай ук Президент вазифасына кандидатларны күрсәтү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырыла торган документлар исемлеген һәм формалары расланды. Календарь план федераль закон һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексына нигезләнгән сигез бүлектән торган җитди эш документы. Сайлаулар Дәүләт Советы тарафыннан билгәләнгәннән соң рәсми рәвештә башланып китә. 4 нче июньнән 14-нә кадәрге вакыт эчендә республика парламенты бу мәсьәлә буенча тиешле карар кабул итергә тиеш. Дәүләт Советы карары рәсми рәвештә матбугатта басылып чыкканнан соң – республикада Президент вазыфасына кандидатларны күрсәтү процессы башланып китәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: