ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Ә.С. Гобәйдуллин Кыргызстан парламенты депутатларын сайлауларда халыкара күзәтүче буларак катнашты

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 25сентябрендә С.Е. Нарышкин рәислегендә уздырылган РФ Дәүләт Думасы пленар утырышында беренче укылышта бермандатлы окурглар схемасы турында 881263-6 номерлы закон проекты кабул ителде. Әлеге закон проекты 2015 елның сентябрь башында күрсәтелгән Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә эшләнгән.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Татарстан Республкасы Дәүләт Советы утырышында катнаштылар. Дәүләт Советының унберенче утырышында көн үзәгендә бердән-бер мәсьәлә - Татарстан Президентының республикабызның эчке һәм тышкы торышы турында Юлламасы.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе территориаль сайлау комиссияләре белән Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлауларның финанс отчетларын тапшыру буенча утырыш уздырды.

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 13 сентябрендә уздырылган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча түбәндәге мәгълүмат җиткерәбез. Барлыгы 7716 мандатның 7710 биләнгән. Муниципаль сайлауларда сайлаучыларның 83,50% катнашты.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүген Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Татарстан Республикасы Президентын сайлау турында таныклык тапшырды. Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда сайлаучыларга ышанычларын белдергән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бүген бу таныклыкны тапшыру миңа зур җаваплылык йөкли, чөнки Татарстан кебек республика бышлыгы булу абруйлы, әмма җаваплы эш”, - диде сайланган Президент.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе республикабызның территрия сайлау комиссияләре җитәкчеләре катнашында утырыш уздырды. Сайлауларны оештыручылар муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларына кандидатларны күрсәтү һәм теркәү эшен алып баруга сайлау комиссияәләренең әзерлеге хакында фикер алыштылар. Видеоконференция рәвешендә уздырылган әлеге утырышта Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Әлмәт һәм Лениногорск территрия сайлау комиссияләренең муниципаль сайлауларга әзерлеге турында докладлар тыңланды.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Президент вазыйфасына кандидатларны сәяси партияләр яисә аларның региональ бүлекләре генә күрсәтә ала. Кандидатларны теркәү эшен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе алып бара. Монда тиешле документлар һәм кандидатларны күрсәтүне хуплаган муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатлары имзалары тапшырыла. Кандидатларны теркәү 2015 елның 29 июленең 18.00 сәгатендә тәмамлана. Татарстан Республикасы Президенты бердәм республика сайлау округы буенча сайлана. Республика сайлау округына Татарстан Республикасының бөтен территориясе керә.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар көне итеп 2015нче елның 13нче сентябере билгеләнде. Сайлау кампаниясе рәсми рәвештә башланып китте. Сайлауларны билгеләү турындагы карар басылып чыкканнан соң, кандидатларны күрсәтергә мөмкин булачак. Президент вазыйфасына кандидатларны сәяси партияләр яисә аларның региональ бүлекләре генә күрсәтә ала.

22
май, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә 20 май көнне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатлар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларга кандидатлар хакындагы мәгълүматларны тикшерү буенча министрлыклар һәм ведомстволар белән уртак эш алып бару турындагы мәсьәләләр хакында фикер алышу утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: