Россия Федерациясе Дәүләт Думасы беренче укылышта бермандатлы окурглар схемасы турында закон проектын кабул итте

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
2015 елның 25сентябрендә С.Е. Нарышкин рәислегендә уздырылган РФ Дәүләт Думасы пленар утырышында беренче укылышта бермандатлы окурглар схемасы турында 881263-6 номерлы закон проекты кабул ителде. Әлеге закон проекты 2015 елның сентябрь башында күрсәтелгән Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә эшләнгән. Округларның яңа схемасы үз эченә 225 бермандатлы округны берләштерә. Югыйсә, Россиядә 2003 елдан бирле демографик, административ-территориаль үзгәрешләр барлыкка килде. Әлеге схема киләсе 10 ел дәверенә раслана. Көн үзәгендәге мәсьәлә каралганнан соң Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары журналистлар белән очрашты. Алар кабул ителгән округлар схемасы барлык депутатлыкка кандидатларның хокукларын тигезләштерәчәк дигән фикер белдерделәр. Округларның бүленү схемасы, аларның тасвирламасы, бермандатлы сайлау округлары эченә кергән муниципаль берәмлекләр исемлеге, торак җирләр, сайлаучылар саны турындагы мәгълүматны Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәсми сайтында табарга була, анда җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерләнү эшенә багышланган яңа махсус бүлек ачылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: