Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар көне итеп 2015нче елның 13нче сентябере билгеләнде.

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар көне итеп 2015нче елның 13нче сентябере билгеләнде. Сайлау кампаниясе рәсми рәвештә башланып китте. Сайлауларны билгеләү турындагы карар басылып чыкканнан соң, кандидатларны күрсәтергә мөмкин булачак. Президент вазыйфасына кандидатларны сәяси партияләр яисә аларның региональ бүлекләре генә күрсәтә ала. Һәрбер кандидатны муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарының 386 депутаты хупларга тиеш. Шулай ук бүген Үзәк сайлау комиссиясе үз утырышында 27 сорау карады һәм берничә мөһим документ расланды. Календарь планның сайлау датыларын күрсәтеп, сәяси партияләр һәм сайлау комиссияләре эш-хәрәкәтләрен, билгеләп чыкты. 15-17 июньдә муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кампаниясе дә башлана. Муниципаль сайлаулар ике шәһәр округында һәм шәһәр-авыл җирлекләрендә уздырыла. Барлыгы 7700-дән артык депутат мандаты биләнәчәк. Үзәк сайлау комиссиясе, шулай ук урынлы комиссияләр сайлауларны оештыручыларга һәм катнашучыларга консультация һәм методик ярдәм күрсәтергә әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: