Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Кыргызстан парламенты депутатларын сайлауларда күзәтүче буларак катнашты

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
2015 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Ә.С. Гобәйдуллин Кыргызстан парламенты депутатларын сайлауларда халыкара күзәтүче буларак катнашты Сайлаулар Кыргызстан Республикасы Конституциясе, «О выборах Президента Кыргызской Республики и депутатов Жогорку Кенеша Кыргызской Республики» Конституция законы, «Об избирательных комиссиях по проведению выборов и референдумов Кыргызской Республики» законы һәм башка сайлау процессының аерым аспектларын регламентлаштыра торган законнарга нигезләнә. Сайлау кампаниясенә әзерләнү һәм аны уздыру әшен Үзәк сайлау комиссияс, 54 территориаль сайлау комиссияләре, 2 374 участок сайлау комиссиясе (шуның 36 – чит илдә) алып бара. Үзәк сайлау комиссиясе даими рәвештә эшли торган дәүләт органы. Ул Кыргыз Республикасының Жогорку Кенеше тарафыннан биш елга формалаша һәм 12 әъзасыннан тора. Составның өчтән бер өлеше Кыргыз Республикасы Президенты тәкъдиме буенча сайлана, тагын бер өчтән бер өлешен парламент күпчелеге тәшкил итә, калган өчтән бер өлеше – парламентның оппозицясе. Әлеге сайлауларда сайлаучыларны идентификацияләү ысуллары һәм бюллетеньнәрне автомат рәвештә санап бара торган тавыш бирү әрҗәләре беренче тапкыр киң кулланылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: