27 мартта Чаллы шәһәрендә 18 нче номерлы Мәләкәс сайлау округында үткән сайлауларда катнашучылар саны 65% артты. Бүген Чаллы территориаль сайлау участогы беркетмәләрне Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды. 18 нче номерлы Мәләкәс сайлау округында үткән сайлауларга нәтиҗә ясалды. Жалоб и заявлений о нарушениях выборного законодательства по итогам избирательной кампании в Центральную избирательную комиссию Республики Татарстан не поступало. Үзәк сайлау комиссиясенә бернинди мөрәҗәгать тә булмады.
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Узып баручы ел тормышта булган төрле вакыйгаларны тарихта калдыра, аларның шатлыклылары матур хәтирәләр булып күңелләргә ямь өсти һәм киләчәккә багышланган якты өметләр белән үрелеп бара. Яңа ел сезгә сәламәтлек, күтәренке кәеф, гаиләләрегезгә муллык һәм иминлек алып килсен! Чын күңелдән сезгә бәхет, изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телибез! Һәр көнегез шатлыклы һәм сөенечле булсын!
2015 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең узып баручы елның соңгы утырышын уздырды.
2015 елның 26 декабрендә Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 18 номерлы Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар уздыру вакытын билгеләде. Сайлаулар 27 мартта уздырылачак.
2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Республикасында теркәлгән сәяси партияләрнең региональ бүлекләренең 3 кварталда акча керү һәм аның тотылу турында белешмәләрне тикшерү турында отчет хакындагы мәсьәлә каралды.