Татарстан Республикасы ҮСКндә 2016 елның 13 маенда республика территориаль (округ) сайлау комиссияләре җитәкчеләрен җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча укытулар башланды. Укулар Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре белән видиоконференция режимында уза.
“Сәяси партияләр турында” Федераль закон нигезендә 2016 елның 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасында теркәлгән 70 сәяси партиянең төбәк бүлекчәләре 2016 елның 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә 2016 елның 1 кварталында акчалар кереме һәм чыгымы турында белешмә бирергә тиешләр иде. Федераль закон билгеләгән вакытка әлеге белешмәләрне 64 төбәк бүлекчесе бирде.
Буген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелде.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән хөрмәтле татарстанлыларны Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!
Безнең өчен бу көн чын мәгънәсендә истәлекле һәм кадерле. Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр вакытка буйсынмый. Ватанны саклаучыларның үлемсез каһарманлыгы Туган илебезнең героик тарихына ныклык, кыюлык һәм туганнарча бердәмлек үрнәге булып язылган. Бүген без имин тормышта хезмәт итү, сөенеп яшәү һәм яңа буын тәрбияләү мөмкинлеге тудырган батырларыбызны хөрмәтлибез һәм онытмыйбыз.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык, һәм иминлек телибез!
2016 елның 19 маенда Россия ҮСК, Россия Сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге белән бергәләп, видеоконференция элемтәсе режимында федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен урында һәм дистанцион укыту үткәрә. Сайлауларны оештыручылар һәм журналистлар сайлау законнарындагы яңалыкларны һәм электораль процесста ММЧ катнашуы кагыйдәләрен тикшерәчәкләр.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.
Россия Федерация Үзәк сайлау комиссиясенең 2016 елның 27 апрелендә булган утырышы барышында Россия ҮСК Рәисе урынбасары Николай Булаев “ Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча округ сайлау комиссияләре вәкаләтләрен РФ субъектлары сайлау комиссияләренә, территориаль сайлау комиссияләренә йөкләү турында” карар проектын тәкъдим итте.
2016 елның 27 апрелендә, Россия парламентаризмы институтының 110 еллыгын бәйрәм итү көнендә, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча интеллектуаль уеннарның җиденче сезонын ачып җибәрде.
18 сентябрьдә илкүләм мөһим вакыйга көтелә: җиденче чакырылыш Дәүләт Думасын сайлаячакбыз. Бу сайлауларның үзенчәлеге нәрсәдә? Халык элеккечә актив катнашыр дип уйлыйсызмы? Шушындыйрак сораулар белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
2016 елның 28 мартында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе утырышында комиссия җитәкчеләренең яңа составы расланды. Искәртеп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә биш елга хәл иткеч тавышка ия булган унбиш комиссия әгъзасы билгеләнгән иде.