Буген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелде.
Аерым алганда, комиссия 2016 елның 29 маенда Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы Ширәмәт авыл җирлеге территориясендә җирле референдум үткәргәндә массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү тәртибен раслады, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Контроль-ревизия хезмәте турында нигезләмәне кабул итте, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вәкиллекләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга төбәк телеканалы һәм радиоканалы 2016 елның апрелендә сарыф иткән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләрен раслады һәм башка мәсьәләләрне карады.