Татарстан Республикасы ҮСКндә 2016 елның 13 маенда республика территориаль (округ) сайлау комиссияләре җитәкчеләрен җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча укытулар башланды. Укулар Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре белән видиоконференция режимында уза.
Өйрәнүләрдә шулай ук Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы ҮСК Секретаре Н.П.Борисова, шулай ук комиссия аппараты юристлары катнаша.
Дәресләрнең форматы – лекцияләр, дискуссияләр һәм практикумнар, шулай ук сайлауларны оештыручыларның сорауларына эксперт җаваплары.
Тыңлаучылар игътибарына сайлау законнарындагы яңалыкларны, эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча комиссияләр эшен оештыру алгоритмын карау, сайлау бәхәсләре гамәлен һәм сайлау процессындагы башка актуаль мәсьәләләрне тикшерү тәкъдим ителә.
Дәресләр тыңлаучыларның ике төркеме: комиссияләр эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итүче төбәк сайлау комиссияләре әгъзалары һәм аппарат хезмәткәрләре, шулай ук округ сайлау комиссияләре вәкаләтләре йөкләнгән төбәк һәм территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре өчен оештырылган. Болай якын килү лекцияләр тематикасын һәм һөнәри дискуссияләрне, аудитория таләбен исәпкә алып, бер ноктага юнәлтергә мөмкинлек бирә.
Укыту проекты Россия ҮСК Рәисе Элла Памфилова һәм сайлауларны оештыручыларның эшлекле очрашуы белән башланып китте, аның барышында сайлау гамәле актуаль мәсьәләләрен тикшерү булды.