2016 елның 19 маенда Россия ҮСК, Россия Сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге белән бергәләп, видеоконференция элемтәсе режимында федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен урында һәм дистанцион укыту үткәрә. Сайлауларны оештыручылар һәм журналистлар сайлау законнарындагы яңалыкларны һәм электораль процесста ММЧ катнашуы кагыйдәләрен тикшерәчәкләр.
Бу диалог сайлауларны мәгълүмати тәэмин итү өлкәсендә мөмкин булган проблемалы мәсьәләләрне ачыкларга һәм хәл итәргә булышыр. Семинарда катнашучылар алда торган федераль сайлау кампаниясенә кагылышлы үзләрен кызыксындырган мәсьәләләргә җаваплар алыр. Федераль ММЧ вәкилләре бу чараларда Россия ҮСКндә, ә төбәк ММЧ вәкилләре – субъект сайлау комиссиясендә катнаша ала.
Дәресләр 10.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) башлана.