Партияләр 2016 елның 1 кварталындагы керемнәре һәм чыгымнары турында хисап тоттылар

2016 елның 13 мае, җомга

“Сәяси партияләр турында” Федераль закон нигезендә 2016 елның 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасында теркәлгән 70 сәяси партиянең төбәк бүлекчәләре 2016 елның 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә 2016 елның 1 кварталында акчалар кереме һәм чыгымы турында белешмә бирергә тиешләр иде.  Федераль закон билгеләгән вакытка әлеге белешмәләрне 64 төбәк бүлекчесе бирде.

Бирелгән белешмәләргә караганда, 2016 елның 1 кварталында сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләренә гомуми суммада 26 млн. сум чамасы акча кергән, 2 млн. сумлыктан күбрәк мөлкәт бирелгән. Күрсәтелгән суммалар 6 төбәк бүлекчәсе китергән белешмәләрдән алынды. Башка бүлекчәләр исәбенә акчалар күчерелмәгән.

Акчаларның төп өлешен төбәк бүлекчәләренә сәяси партияләр күчергән – 21 млн. сумнан артык (82,6%). 2,9 млн. сумны керү һәм әгъзалык кертемнәре тәшкил итте (11%). Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре алган иганә 1,6 млн. сум (6,4%) булды. Шуларның 1,4 млн. сумы – юридик затлардан, 0,2 млн, сумы – физик затлардан.

Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре устав эшчәнлеген башкаруга 21,7 млн. сум сарыф ителгән, шулардан иң күп өлеше – 17,6 млн. сум (81,2%) төбәк бүлекчәләрен тотуга. Шулай ук 1 кварталда төбәк бүлекчәләре акчаларының 2,2 млн. сумы (10,2%) гаммави чараларга, ә 1,4 млн. сумы (6,3%) – пропаганда эшчәнлегенә җибәрелгән.

Белешмә бирү тәртибен бозучы алты төбәк бүлекчәсенә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк һәм киләчәктә карау өчен судка җибәреләчәк.

2015 елның 4 кварталында керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирмәгән  (вакытында бирмәгән) өчен Суд карары белән түбәндәге бүлекчәләргә 100000 сум штраф салынды:

“Ватанны яклаучылар” (“Защитники Отечества») Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе. 

“Бизнесны һәм эшкуарлыкны яклау партиясе” (“Партия защиты бизнеса и предпринимательства”) Сәяси партиясенең Татарстан Республикасыдагы төбәк бүлекчәсе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: