ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Галиев Илдус Хәмит улының вакытсыз вафаты сәбәпле аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы булды. 18 номерлы Мәләкәс сайлау округыннан бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауны әзерләүгә һәм үткәрүгә Татарстан Республикасы бюджетыннын бүлеп бирелгән акчаларны тоту турында доклад белән Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С. Гобәйдуллин чыгыш ясады.


20
май, 2016 ел
җомга

20 майда “ТИСБИ” идарә университетында Татарстан Республикасы ҮСК һәм Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә вәкилләренең әлеге университетның сәламәтлекләре чикле булган студентлары белән очрашуы булды.


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 19 маенда Россия ҮСК, Россия сайлау технологияләрен өйрәнү үзәге белән бергәләп, видиоконференция режимында федераль һәм төбәк ММЧ вәкилләрен шунда торып һәм дистанцион укыту үткәрде. Сайлауларны оештыручылар һәм  журналистлар сайлау законнарындагы яңалыкларны һәм электораль процесста ММЧның катнашуы кагыйдәләрен тикшерделәр.

Матбугатның игътибар үзәгендә үз хыяллары һәм мәшәкатьләре, хезмәт һәм иҗади казанышлары, эзләнүләре, ачышлары һәм рухи омтылышлары белән һәрвакыт кеше торды. Нәкъ менә шундый каһарманнар, аларның уй-фикерләре һәм эшләре укучылар йөрәгендә аңлау таба. Шунысы куанычлы, Татарстан матбугаты һөнәри журналистлар эшенең төп принципларын – республика тормышындагы вакыйгаларны һәм фактларны объектив һәм нигезле яктыртуга омтыла, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауга һәм ныгытуга, Татарстанның икътисади һәм социаль үсеше программаларын уңышлы гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә.

Җиңел булмаган хезмәтегез, битараф булмавыгыз, осталыгыгыз һәм һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Исәнлек-саулык, бәхет, илһам һәм уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2016 елның 29 маенда Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы Ширәмәт авыл җирлеге территориясендә җирле референдум үткәргәндә массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү тәртибен раслады.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Теләсәк-теләмәсәк тә, конфликтлар көндәлек тормышыбызның бер өлеше булып тора. Үз-үзеңне тота белүгә, эмоциональ халәтеңне дөрес идарә итүгә шәхси һәм һөнәри коммуникация унышы тыгыз бәйле.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы ҮСКндә җиденче чакырылыш Федераль Собрание Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга багышланган хокукый лекторий үз эшен дәвам итә. Бүген лекторий тыңлаучылары булып К(П)ФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты 3 курс студентлары торды. Дәресне Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В.Н. Каменькова үткәрде.

Кичә К(П)ФУның Юридик факультеты студентлары арасында, Татарстан Республикасы ҮСК ярдәме белән, парламент дебатлары буенча финал турниры булып узды. Ул 2016 елның 18 сентябрендә булачак җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан яшь сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү чаралары планын үтәү кысаларында иде.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында” 192-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектына төзәтмәләр таблицасын тәкъдим итте. Икенче укылышта карауга әзерләнгән закон проекты башка урында тавыш бирү таныклыкларын кире кайтаруны күздә тота. 155 төзәтмә кергән закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: