Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары икенче һәм өченче укылышларда Татарстан Республикасы Сайлау кодексына, референдум турындагы законнарга төзәтмәләрне карадылар һәм аларны кабул иттеләр. Тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең максаты – республиканың сайлау, референдум турындагы законнарын федераль законнарга туры китерү.
2016 елның 29 маенда Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Ширәмәт авыл җирлегендә референдум булды.
Авылда яшәүчеләр 2015 елның 27 сентябрендәге референдум нәтиҗәләре буенча гражданнарның үз салымнарыннан калган акчаларын юлларны төзекләндерүгә һәм урамнарны яктыртуга юнәлтү турындагы мәсьәләне хәл иттеләр.
2016 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең утырышлар залында Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән төбәк бүлекчәләре вәкилләре катнашында киңәшмә булып узды. Ул 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланды.
Россия Федерациясенең барлык 85 субъекты сайлау комиссияләре вәкилләре киңәшмәсе бүген үз эшен тәмамлый. Анда Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин катнашты.
2016 елның 18 сентябрендә булачак җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек кысаларында сезне сайлау законнарында үзгәрешләр һәм кандидатлар күрсәтү, аларны теркәү тәртибе турындагы мәсьәләләр буенча киңәшмәдә катнашырга чакырабыз.
Киңәшмә 2016 елның 30 маенда 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең киңәшмәләр залында башлана, адресы: Кремль, 3 подъезд.
Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин 2016 елның 26-27 маенда Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре рәисләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша.
Бүген 2016 елның 18 сентябрендә булачак җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Прокуратурасы конференцияләр залында сайлау законнары үтәлешенә прокурор күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре буенча укыту-методик семинар булды.
Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм! Уку елларында сез белемнәр, иҗади эзләнүләр, дуслык, тәүге ачышлар һәм җиңүләр белән тулы зур һәм мавыктыргыч юл уздыгыз. Хәзер сез мөһим сайлау алдында торасыз – тормышны нәрсәгә багышларга, нинди идеалларга хезмәт итәргә, нәрсә хакына яшәргә?! Сезнең мөмкинлекләргә, талантыгызга, тырышлыгыгызга, үз көчегезгә ышанычыгызга, хыялларыгызны гамәлгә ашыруга омтылышыгызга шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең киләчәге бәйле. Максатка ирешүдә кыю, тәвәккәл һәм тырыш булыгыз! Уңыш киләчәгенә ышаныгыз һәм сезнең язмышыгызны очраклылык түгел, ә юлыгызны дөрес сайлавыгыз билгеләсен!
Бәйрәм белән!
Бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) Баш мәгълүмати-аналитика үзәге видиоконференция режимында Россия ҮСК вәкилләре һәм Россия ЭЭМның төбәк дәрәҗәсендәге территориаль органнары җитәкчеләре белән 2016 елның сентябрендә булачак бердәм тавыш бирү көнен әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С. Гобәйдуллин Дәүләт Советы Президиумы утырышында 18 номерлы Мәләкәс сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау әзерләүгә һәм үткәрүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларны тоту турында хисап бирде. Моннан тыш Президиум кандидатларның сайлау фондларына акчалар керү һәм аларны тоту турында белешмәләрне тыңлап тикшерде.