Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре белән киңәшмә уздырды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

2016 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең утырышлар залында Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән төбәк бүлекчәләре вәкилләре катнашында киңәшмә булып узды. Ул 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова, комиссия секретаре Надежда Борисова, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы Идарәсе башлыгы урынбасары Максим Скирда, сәяси партияләрнең Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән 10нан артык төбәк бүлекчәләре, шул исәптән КПРФ, ЛДПР, Гадел Россия, Бердәм Россия, Парнас, Россия коммунистлары, Авылны торгызу партиясе һ.б. вәкилләре катнашты. Чарада катнашучыларга кереш сүз белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин мөрәҗәгать итте. Ул федераль сайлауларны гамәлдәге законнарга катгый туры китереп әзерләү һәм уздыруның сайлау процессында катнашучылардан сайлау гамәлләрен үтәүгә грамоталы һәм төгәл якын килүне таләп итүен билгеләп үтте. Инде гадәткә кергән өйрәтү характерындагы чаралар сайлау процессында катнашучыларга хокукый белемнәрен күтәрергә, гамәлдәге законнарның аерым нормалары үзенчәлекләрен аңларга һәм аларны дөрес кулланырга ярдәм итә. Аннары сүз комиссия секретаре Надежда Борисовага бирелде, ул җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны уздырганда сайлау законнарындагы сайлау участокларында күзәтчеләрне билгеләүгә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең булуына, Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын бозуларга шикаять бирү тәртибенә һ.б. кагылышлы үзгәрешләр турында сөйләде. Валентина Каменькова сайлау алды агитациясе үткәрү тәртибен, агитация материалларын чыгару һәм тарату шартларын аңлатты. Татарстан Республикасы ҮСК аппаратының хокук бүлеге мөдире Елена Григорьева кандидатлар күрсәткәндә һәм теркәгәндә документлар тапшыру тәртибендәге үзгәрешләргә кагылган мәсьәләләргә җентекләп тукталды. Ул шулай ук сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләрен июнь башында узачак гамәли дәресләрдә катнашырга чакырды. Монда документларны тутырганда “Кандидатлар, вәкаләтле вәкилләр, ышанычлы затлар турында белешмәләр әзерләү” махсуслаштырылган программ эшләнмә (СПИ) белән эшләргә өйрәтәчәкләр. Киңәшмәдә катнашучы сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре чара йомгаклары буенча үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, шулай ук алдагы сайлау кампаниясен үткәрү барышында унышлы хезмәттәшлеккә өметләнүләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: