Бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) Баш мәгълүмати-аналитика үзәге видиоконференция режимында Россия ҮСК вәкилләре һәм Россия ЭЭМның төбәк дәрәҗәсендәге территориаль органнары җитәкчеләре белән 2016 елның сентябрендә булачак бердәм тавыш бирү көнен әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә сайлау процессында катнашучы ведомстволарның кандидатлар хөкемлеге турында белешмәләрне тикшергәндә һәм аларның пассив сайлау хокукы булу-булмавын билгеләгәндә үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В.Н.Каменькова, комиссия секретаре Н.П.Борисова, хокукый бүлек консультанты Н.М.Петрова катнашты.