Бөтенроссия сайлауларны оештыручылар киңәшмәсе

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин 2016 елның 26-27 маенда Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре рәисләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша.

“Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү буенча сайлау комиссияләренең бурычлары турында” дигән темага киңәшмәне Россия ҮСК үткәрә.

Программа буенча түбәндәге темаларга дискуссияләр уздыру карала:

“2016 елның 18 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча сайлау комиссияләренең башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге”;

“Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрүнең финанс һәм контроль аспектлары”;

“Федераль сайлауларны аларны төбәк һәм муниципаль сайлау кампанияләре белән бергә туры китерү шартларында оештыруның гамәли мәсьәләләре”.

Киңәшмәнең икенче көнендә кандидатларның һәм сәяси партияләрнең хокукларын аларны күрсәтү һәм теркәү мәсьәләләре буенча сайлау комиссияләре белән үзара  хезмәттәшлеге барышында хокукый һәм оештыру ягыннан гарантияләрен карап тикшерү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: