Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары икенче һәм өченче укылышларда Татарстан Республикасы Сайлау кодексына, референдум турындагы законнарга төзәтмәләрне карадылар һәм аларны кабул иттеләр. Тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең максаты – республиканың сайлау, референдум турындагы законнарын федераль законнарга туры китерү.
Күзәтчеләр һәм киңәш бирү тавышына хокуклы сайлау комиссияләре әгъзалары Төзәтмәләр күзәтчеләр һәм киңәш бирү тавышына хокуклы сайлау комиссиләре әгъзаларын билгеләп кую тәртибен аныклый. Кандитатлар һәм партияләр киңәш бирү хокуклы сайлау комиссиясе әгъзасы вәкаләтләрен туктатырга һәм шул ук комиссиягә яңа әгъзаны билгеләп куярга күп дигәндә биш тапкыр гына хокуклы. Шулай ук кандидатлар һәм партияләр һәр комиссиягә тавыш бирү бинасында күзәтчелекне чиратлап тормышка ашырырга хокуклы ике генә күзәтче билгеләп куя ала, шул ук вакытта бер ук зат күзәтче итеп бер генә комиссиягә билгеләнергә мөмкин. Кандидатлар һәм партияләр үз күзәтчеләрен билгеләп кую турында тавыш бирү (вакытыннан алда тавыш бирү) көненә кадәр кимендә өч көн алдан тиешле территориаль комиссиягә билгеләп куелган күзәтчеләр исемлеген тапшыру юлы белән хәбәр итәргә тиеш. Сайлау комиссиясе күзәтчене тавыш бирү бинасыннан чыгару турында карарны мөстәкыйль кабул итәргә хокуклы түгел. Мондый карар тәртип бозу факты суд тәртибендә ачыкланган очракта гына кабул ителә.
ММЧ Массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләренең сайлауларны һәм референдумнарны мәгълүмати яктыртуда катнашуына кагылышлы нигезләмәләр кертелде, монда аларның әлеге комиссияләр утырышларында, шулай ук тавыш бирү көнендә тавыш бирү бинасында булуы да керә. ММЧ вәкилләре, тиешле сайлау комиссиясе рәисенә, аның урынбасарына, комиссия секретарена алдан хәбәр итеп, тавыш бирү көнендә, вакытыннан алда тавыш бирү көннәрендә тавыш бирү бинасында булырга, шулай ук фотога һәм видеога төшерергә хокуклы.
Республика һәм җирле сайлаулар өчен бердәй массакүләм мәгълүмат чараларын чыгаручы дәүләт һәм муниципаль оешмалар исемлеген төзү кагыйдәләре күздә тотыла, сайлау алды агитациясендә челтәр басмаларының да катнашуы кертелә. Челтәр басмалары агитацияләүдә башка ММЧ тәртибендә катнаша. Сайлау алды агитациясе Сайлау алды агитациясе үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, кандидатлар һәм сәяси партияләр материалларында сайлау алды агитациясе үткәрергә хокуклы булмаган физик затлар сүзләрен куллану тоела. Агитация материалларында башка физик затларның сүзләреннән файдалану аларның язмача рөхсәте белән генә мөмкин. Кандидатлар агитация материалларында фәкатъ үз сурәтләрен, ә партияләр – үзләре күрсәткән кандидатларның сурәтләрен генә куллана ала, моңа кандидатның (кандидатларның) билгесез затлар арасындагы сурәтләре дә керә. Агитация материалларында башка сурәтләр, кандидатларның гаилә әгъзаларын, шул исәптән балаларын да кертеп, сурәтләр куллану рөхсәт ителми. Уртак агитация чаралары (дебатлар) барлык сайлауларда кандидатлар һәм сәяси партияләр өчен мәҗбүри булачак.Шулай итеп, кандидатларның исемлеген теркәүче сәяси партия, теркәгән кандидат шәхсән үзе уртак агитация чараларында катнашырга тиеш. Законның бу таләбен үтәмәгән очракта, түләүсез эфир вакыты башка кандидатларга һәм партияләргә күчә. Сайлау бюллетене Сайлау бюллетенендә кандидатлар турында белешмәләр күрсәтү өлешендә төзәтмәләр кертелде. Әгәр кандидат сайлау кампаниясе чорында яки сайлаулар билгеләү турында карарны рәсми бастырып чыгару көненә кадәр бер ел давымында үз фимилиясен яисә исемен йә атасының исемен үзгәртсә, тавыш бирү бюллетенендә кандидатның элеккеге фамилиясе, исеме, атасының исеме дә күрсәтелә. Шулай ук сайлау документларында сайлау берләшмәләренең тулы һәм кыскача атамасы куллануга таләпләр аныклана, сайлау комиссияләренең, референдум комиссияләренең хәлиткеч тавышка хокуклы әгъзаларына, комиссияләрдә даими нигездә эшләмәүче комиссия әгъзаларына бюджет акчалары исәбеннән компенсацияләнүче чыгымнар конкретлаштырыла, тавыш бирү йомгаклары турында беркетмәгә кертелгән белешмәләрнең контроль чагыштырмасы төгәлләштерелә.
Читтә тавыш бирү таныклыклары Федераль законга туры китереп, читтә тавыш бирү таныклыклары буенча тавыш бирүне күздә тотучы нормалар яңадан кертелә. Мондый таныклыклар буенча тавыш бирү республика һәм җирле сайлауларда тавыш бирү көннәрен болай тавыш бирү каралган федераль сайлаулар белән бергә туры китергән очракларда гына үткәреләчәк. Ләкин монда кагыйдәдән чыгарылма да бар – читтә тавыш бирү таныклыклары буенча тавыш бирү, әгәр сайлау округы, референдум округы чикләре бер үк сайлау участогы, референдум участогында булса, бу очракта үткәрелми. Башка барлык сайлауларда республикада элеккеге тәртип кала, ягъни вакытыннан алда тавыш бирү уздырыла. Шулай ук тиешле сайлау процедураларын аныклаучы башка төзәтмәләр дә кертелде. Закон проекты кул кую өчен Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.