Бүген 2016 елның 18 сентябрендә булачак җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Прокуратурасы конференцияләр залында сайлау законнары үтәлешенә прокурор күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре буенча укыту-методик семинар булды.
Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында законнарны үтәү һәм гражданнарның сайлау хокукларын саклау буенча сайлау комиссияләре эшенә куелучы төп таләпләр, шулай ук сайлау гамәлләренең төп вакытлары һәм сайлауларны үткәрүдә катнашучы сайлау комиссияләре вәкаләтләре турында Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В.Н.Каменькова сөйләде.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Н.П. Борисова, үз чиратында, сайлау законнарындагы төп үзгәрешләр хакында мәгълүмат бирде.
Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы ҮСКнең хокукый бүлеге консультанты Н.М.Петрова катнашты.