Төбәк сайлау комиссияләре рәисләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә бүген кандидатлар һәм сәяси партияләрнең хокукый гарантияләрен карап тикшерделәр

2016 елның 27 мае, җомга

Россия Федерациясенең барлык 85 субъекты сайлау комиссияләре вәкилләре киңәшмәсе бүген үз эшен тәмамлый. Анда Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин катнашты.

Дискуссия барышында киңәшмәдә катнашучылар кандидатлар һәм сәяси партияләрнең аларны күрсәтү һәм теркәү мәсьәләләре буенча сайлау комиссияләре белән үзара хезмәттәшлеге вакытында хокукый һәм оештыру гарантияләрен карады. Сайлауларны оештыручылар шулай ук җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатлар тапшыра торган документларны округ сайлау комиссияләре тарафыннан кабул итү һәм тикшерү тәртибен, алдагы сайлауларга әзерлек, шул исәптән махсус программ эшләнмәләр (СПИ) кулланып та әзерләнү буенча сайлау комиссияләре эшләрен карап тикшерделәр. Киңәшмәдә Россия ҮСК секретаре Майя Гришина һәм Россия ҮСК әгъзасы Евгений Шевченко докладлар белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: