Теләсәк-теләмәсәк тә, конфликтлар көндәлек тормышыбызның бер өлеше булып тора. Үз-үзеңне тота белүгә, эмоциональ халәтеңне дөрес идарә итүгә шәхси һәм һөнәри коммуникация унышы тыгыз бәйле.
Бүген тренинг форматында Татарстанның алты округ сайлау комиссиясе әгъзасы конфликтлы тәртипкә эмоциональ тотрыклылык формалаштыру буенча нәтиҗәле күнекмәләргә өйрәнде.
Дәрес сайлау комиссияләрендә, сайлау участокларында килеп туган реаль хәлләрне төркемдә тикшерү, махсус үз-үзеңне тоту техникасын кулланып, рольле уеннар рәвешендә узды, индивидуаль эш тә, парлашып һәм көче төркемнәрдә дә үткәрелде.
Тренинг тыңлаучылары укыту процессында актив катнашты, лекторга кызыклы сораулар бирде, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты. Дәрес барышында залда эшлекле ачык, игелекле ниятле атмосфера хөкем сөрде.