Әйбәт сөйләү – ишетелерлек итеп дөрес уйлау ул

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Кичә К(П)ФУның Юридик факультеты студентлары арасында, Татарстан Республикасы ҮСК ярдәме белән, парламент дебатлары буенча финал турниры булып узды. Ул 2016 елның 18 сентябрендә булачак җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан яшь сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү чаралары планын үтәү кысаларында иде.

Дебатлар – ике якның регламентланган бәхәсе ул, монда бер як (Хөкүмәт командасы) закон проекты, резолюция кертә һәм аны яклый, ә икенче як (Оппозиция командасы) – аларның дөрес булмавын күрсәтергә тырыша.

Финал раундында судьялар һәр студентка якын студентлар үзидарәсе башлыкларын сайлау темасына “яхшылап уйларга һәм сөйләргә” тәкъдим иттеләр. Барлык катнашучылар сертификатлар һәм истәлек сувенирлары белән бүлекләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: