Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы булды. 18 номерлы Мәләкәс сайлау округыннан бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауны әзерләүгә һәм үткәрүгә Татарстан Республикасы бюджетыннын бүлеп бирелгән акчаларны тоту турында доклад белән Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С. Гобәйдуллин чыгыш ясады.
Шунысын искә төшерәбез: 18 номерлы Мәләкәс сайлау округыннан бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау 2016 елның 27 мартында булып узды. Депутат итеп Фомичев Андрей Геннадьевич сайланды.