2016 елның 19 маенда Россия ҮСК, Россия сайлау технологияләрен өйрәнү үзәге белән бергәләп, видиоконференция режимында федераль һәм төбәк ММЧ вәкилләрен шунда торып һәм дистанцион укыту үткәрде. Сайлауларны оештыручылар һәм журналистлар сайлау законнарындагы яңалыкларны һәм электораль процесста ММЧның катнашуы кагыйдәләрен тикшерделәр.
Үзара сөйләшу сайлау процессын мәгълүмати тәэмин итү өлкәсендә сайлауларга әзерлек этабындагы мөмкин булган проблемалы мәсьәләләрне ачыклауга һәм хәл итүгә юнәтелде.Семинарда катнашучылар алда торган федераль сайлау кампаниясенә кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.