Татарстан Республикасы ҮСКндә җиденче чакырылыш Федераль Собрание Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга багышланган хокукый лекторий үз эшен дәвам итә. Бүген лекторий тыңлаучылары булып К(П)ФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты 3 курс студентлары торды. Дәресне Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В.Н. Каменькова үткәрде.
Булачак политтехнологлар сайлау тематикасы буенча үткен сораулар бирделәр, илебезнең иҗтимагый-сәяси тормышы белән чын-чынлап кызыксынуларын күрсәттеләр.