20 майда “ТИСБИ” идарә университетында Татарстан Республикасы ҮСК һәм Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә вәкилләренең әлеге университетның сәламәтлекләре чикле булган студентлары белән очрашуы булды.
Россия Федерациясендә сайлау хокукы һәм процессы, 2016 елның 18 сентябрендәге җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында лекция белән Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В.Н.Каменькова чыкты. Үз чиратында студентлар үзләрен кызыксындырган, шул исәптән башка урында тавыш бирү таныклыклары һәм вакытлыча булу урынында тавыш бирү проблемалары буенча сораулар бирде.
Аудитория каршында шулай ук Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе директоры Н.И.Сәфәргалиев чыгыш ясады. Наил Ибраһим улы студентларны Россия сәяси тормышында актив катнашырга, үзләренең конституциячел хокукыннан файдаланып, алда торган сайлауларга барырга чакырды.
“ТИСБИ” идарә университетында сәламәтлекләре чикле булган студентларны укуту өчен уңай шартлар тудырылуын әйтергә кирәк. Монда инклюзив белем бирү дип аталган, ягъни сәламәтлекләре чикле студентларның башка яшьтәшләре белән беррәттән, шунда торып, читтән һәм дистанцион белем алуы системасы эшләнгән.
Университет базасында Республика сәламәтлекләре чикле затлар белән эшләү буенча вузара үзәк унышлы эшләп килә, аңа университет ректоры Нелла Матвеевна Прусс җитәкчелек итә.
Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә адресы:
Казан шәһәре, Серов урамы, 3нче йорт; тел.: (843) 557-26-27, 557-42-09
E-mail: rsbs@yandex.ru, mk.rsbs@tatar.ru