Николай Булаев: “ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча округ сайлау комиссияләре вәкаләтләрен РФ субъектлары сайлау комиссияләренә, территориаль сайлау комиссияләренә йөкләгәндә, төбәкләрдән кергән барлык тәкъдимнәр исәпкә алынды”

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Россия Федерация Үзәк сайлау комиссиясенең 2016 елның 27 апрелендә булган утырышы барышында Россия ҮСК Рәисе урынбасары Николай Булаев “ Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча округ сайлау комиссияләре вәкаләтләрен РФ субъектлары сайлау комиссияләренә, территориаль сайлау комиссияләренә йөкләү турында” карар проектын тәкъдим итте. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, законнар нигезендә округ сайлау комиссиясен формалаштыру тәртибе билгеләнгән. Округ сайлау комиссияләре һәр бер мандатлы сайлау округында эшли. -Россия ҮСК карары проектын әзерләгәндә, төбәк сайлау комиссияләреннән кергән, округ сайлау комиссияләре вәкаләтләрен төбәкләрдәге даими нигездә эшләүче башка комиссияләргә йөкләүгә кагылышлы барлык тәкъдимнәр игътибар белән өйрәнелде, – дип ассызыклап әйтте ҮСК Рәисе урынбасары. Н. Булаев Россия Федерациясенең бер мандатлы бер генә сайлау округы төзелгән 32 субъекттагы округ сайлау комиссиясе вәкаләтләрен тиешле төбәк сайлау комиссияләре тормышка ашырачагын хәбәр итте. Берничә бер мандатлы сайлау округы булдырылган 40 субъекттагы 105 округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре Россия Федерациясенең тиешле субъекты сайлау комиссиясенә йөкләнәчәк. Россия ҮСК Раисе урынбасары мисал сыйфатында Алтай, Красноярск, Пермь һәм Ставрополь край сайлау комиссияләрен китерде, аларның һәркайсына дүртәр бер мандатлы сайлау округы буенча округ сайлау комиссияләре вәкаләтләре, ә Түбән Новгород һәм Самара өлкә сайлау комиссияләренә бишәр бер мандатлы сайлау округлары буенча округ сайлау комиссияләре вәкаләтләре йөкләнә. Россия Федерациясенең 11 субъектындагы шулай ук берничә бер мандатлы сайлау округы төзелгән 76 округ сайлау комиссияләре вәкаләтләрен, төбәк сайлау комиссияләре тәгъдиме буенча, территориаль cайлау комиссияләренә йөкләү карала. Мәсәлән Башкортостанда алты бер мандатлы сайлау округлары буенча округ сайлау комиссияләре вәкаләтләрен алты территориаль сайлау комиссиясенә йөкләргә, Татарстанда шулай ук алты территориаль сайлау комиссиясенә, Воронежда – дүрт территориаль сайлау комиссиясенә. Мәскәү өлкәсендә – 11, Мәскәүдә – 15, Санкт-Петербургта – 8 территориаль сайлау комиссиясенә һ.б.йөкләү тәкъдим ителә. Ике төбәктә – берничә бер мандатлы сайлау округы төзелгән Краснодар краенда һәм Иркутск өлкәсендә 12 округ сайлау комиссиясе вәкаләтләрен өлешчә әлеге субъектлар сайлау комиссияләренә һәм территориаль сайлау комиссияләренә йөкләргә тәкъдим ителә. Россия ҮСК Рәисе урынбасары тәкъдим иткән карар проекты Комиссия тарафыннан бертавыштан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: