Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды. Федераль законның Дәүләт Думасы тарафыннан 2016 елның 13 апрелендә кабул ителүен һәм Федерация Советы тарафыннан 2016 елның 20 апрелендә хуплануын исегезгә төшерәбез. Россия Федерациясе Салым кодексында Федераль закон белән махсус сайлау исәпләрендәге, референдум фондларының махсус исәпләрендәге акчалардан салым, җыем, пеня, штраф алуларны һәм күрсәтелгән исәпләр буенча операцияләрне туктатып торуны, ә шулай ук, хәтта башка исәпләр, кертемнәр, депозитлар буенча бу салым түләүчеләрнең операцияләре туктатып торылган булса да, банкларга салым түләүче тарафыннан махсус сайлау исәпләрен һәм референдум фондларының махсус исәпләрен ачүны туктатып торуны тоюны күздә тоткан үзгәрешләр кертелә.