2016 елның 27 апрелендә, Россия парламентаризмы институтының 110 еллыгын бәйрәм итү көнендә, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча интеллектуаль уеннарның җиденче сезонын ачып җибәрде. Интеллектуаль турнир гадәттәгечә мәктәп командалары арасында сайлап алу уеннары белән башланып китте, алар Казан шәһәренең 85 номерлы урта белем бирү мәктәбендә узды. Яшь белем ияләренә Россия парламентаризмы тарихын, сайлау процессын белүгә биремнәр, шулай ук иҗади конкурс – сайлаулар темасына шигырь язырга тәкъдим ителде. “ Балалар бу уенны бик әйбәт каршылый, кызыксынып әзерләнә, мәктәп программасын өйрәнеп кенә калмыйча, өстәмә материал эзләп китапханәгә дә мөрәҗагать итә. Кубокның интеллектуаль ярышлары мәктәп укучыларына сайлау процессы белән уен рәвешендә танышырга, сайлау тематикасы белән кызыксынуны арттырырга, яшьләрнең һәм булачак сайлаучыларның актив граждан һәм электораль позициясен формалаштырырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Татарстан ҮСК Рәисе урынбасары В.Н.Каменькова. Иң якын арада Татарстан ҮСК Кубогының җиденче сезоны сайлап алу турниры республиканың урта махсус һәм югары уку йортлары командаларының интеллектуаль ярышлары белән дәвам итәчәк.Сайлап алу ярышларында җиңүчеләр Татарстан ҮСК дипломнарын алачак һәм финал ярышларында катнашачак.