Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе территориаль сайлау комиссияләре составына тәкъдимнәр кабул итүен дәвам итә

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын билгеләү өчен тәкъдимнәр кабул итүен дәвам итә. Сайлау законнары нигезендә яңа территориаль сайлау комиссияләре составына Дәүләт Думасында, региональ парламентта һәм муниципалитетлар органнарында тәкъдим ителгән дүрт сәяси партия вәкилләре кертеләчәк. Тагын бер өлеше парламентка кермәгән сәяси партияләр, җәмәгать оешмалары һәм сайлаучыларның эшләү, яшәү, уку урынында уздырылган утырышларда кабул ителгән тәкъдимнәре нигезендә төзелә. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары территориаль сайлау комиссияләрен формалаштырганда кандидатларның укымышлылык дәрәҗәләре, сайлау комиссияләрендә эшләү тәҗрибәләренә игътибар биреләчәк. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе ел ахырына кадәр 65 территориаль сайлау комиссиясе формалаштырырга тиеш. Территориаль сайлау комиссияләре 5 елга формалаша. Территориаль сайлау комиссиясе сайлаулар, референдумнар уздыру, Россия Федерациясе сайлау системасын үстерү, сайлаучыларга аларның хокукларын җиткерү, комиссия әгъзаларын профессиональ дәрәҗәдә әзерләү эшен алып бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: