2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Республикасында теркәлгән сәяси партияләрнең региональ бүлекләренең 3 кварталда акча керү һәм аның тотылу турында белешмәләрне тикшерү турында отчет хакындагы мәсьәлә каралды. «О политических партиях» Федераль законы таләпләре нигезендә Татарстан Республикасында 2015 елның 1 октябренә кадәр теркәлгән 69 региональ сәяси партия Үзәк сайлау комиссиясенә 2015 елның 30 октябренә кадәр 3 кварталда акча керү һәм аның тотылу турында белешмәләрне тапшырырга тиеш. Әлеге вакыт эчендә белешмәләрен 64 сәяси партиянең региональ бүлекләре тапшырып өлгерде, шуларның 27 белешмәләрен почта элемтәсе аша тапшырдылар. 5 сәяси партиянең региональ бүлекләре белешмәләрен тапшырмадылар. Татарстан Республикасындагы Всероссийская политическая партия «ЗАЩИТНИКИ ОТЕЧЕСТВА» региональ бүлегенә административ кисәтү белдерелде. Шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында «Об утверждении результатов учета объема эфирного времени, затраченного на освещение деятельности политических партий, представленных в Государственном Совете Республики Татарстан, региональными телеканалом и радиоканалом в октябре 2015 года» карар кабул ителде.