РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны уздыру өчен РФ Дәүләт Думасы бермандатлы сайлау округлары схемасын раслады

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
2015 елның 20 октябрендә Дәүләт Думасында өченче укылышыннан соң «Об утверждении схемы одномандатных избирательных округов для проведения выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации» федераль закон проекты каралды. Искәртеп үтәргә кирәк, 225 бермандатлы округлар схемасы 2015 елның 2 сентяберендә үк расланганнан соң Дәүләт Думасына кертелгән иде. Закон проекты 225 сайлау округы оештырырга тәкъдим итә. 32 субъектта берешәр бермандатлы округ, 26 субъектта икешәр, калган 27 субъектта өчәр һәм анан да артыграк округ оештырылачак. Мәскәүдә 15 бермандатлы округ булачак. «Об утверждении схемы одномандатных избирательных округов для проведения выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации» Федераль закон Федерация Советы тарафыннан хупланганнан соң һәм Россия Президентының рәсми бастыру хакындагы документка кул куйганнан соң үз көченә керә. Гамәлдәге закон нигезендә расланган бермандатлы сайлау округлары схемасы 2016 елгы Дәүләт Думасы сайлауларында һәм киләсе 10 ел дәверендә кулланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: