Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе территориаль сайлау комиссияләрен формалаштыру мәсьәләләрен карады
2015 елның 13 октябре, сишәмбе
2015 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе «О перечне и количественном составе территориальных избирательных комиссий Республики Татарстан» карарын хуплады һәм раслады. Моннан тыш «О приеме предложений по кандидатурам членов территориальных избирательных комиссий с правом решающего голоса, формируемых на территории Республики Татарстан» карары кабул ителде Искәртеп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы 65 территориаль сайлау комиссияләре 5 елга дип 2010 елның декаберендә формалашкан иде. Территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларына кандидатуралар хакында тәкъдимнәр 2015 елның 19 октябреннән алып 17 ноябренә кадәр кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Олег Викторович Морозовны җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты итеп теркәде
Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 123нче утырышында кабул ителде.
Татарстан Республикасы ҮСК Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Татарстан Республикасының сайланган Президенты итеп теркәде.
Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайланган Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайлауларда катнашкан гражданнарның 83,27% тавышын алды. Альмир Александрович Михеев кандидатурасын сайлаучыларның 4,93% хуплады, Альфред Рәкыйб улы Вәлиевка сайлаучыларның 4,64% тавыш бирде, Олег Владимирович Коробченко сайлаучыларның 3,58%, Владимир Валерьевич Сурчилов – 2,84% тавышын җыйды.
2020 елның 15 сентябре, чәршәмбе Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 122нче утырышында кабул ителде.
Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасының 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37 номерлы Алабуга сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар булган һәм сайлау нәтиҗәләре гамәлдә дип танылды.