2015 елның 26 декабрендә Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 18 номерлы Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар уздыру вакытын билгеләде. Сайлаулар 27 мартта уздырылачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының вакытыннан алда вәкаләтләре туктатылу сәбәпле мандат биләнә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 18 номерлы Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш депутатын өстәмә сайлаулар буенча округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре Чаллы шәһәренең Комсомольск райны территориаль сайлау комиссиясенә бирелә. Пассив сайлау хокукына сайлау көненә 21 яше тулган Россия Федерациясе гражданы ия. Кандидатны күрсәтү сайлауларны билгәләү турында карарны рәсми рәвештә бастырганнан соң икенче көнендә үк башланып китә. Үз-үзен күрсәткән кандидатлар, шулай ук сәяси партияләр тарафыннана күрсәтелгән, имза җыюдан азат ителмәгән кандидатлар сайлаучыларның хуплавына ия булырга тиеш.