2015 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең узып баручы елның соңгы утырышын уздырды. “2015 ел ахырына якынлашып килә. Безнең өчен бу ел бик җаваплы зур сайлау кампанияләрен – Татарстан Республикасы Президентын сайлау һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауларын уздыру белән әһәмиятле. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлык хакимият дәрәҗәләре формалашты.” дип ассызыклады Ә.С.Гобәйдуллин Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Ә.С.Гобәйдуллин гражданлык вазыйфаларын җаваплы рәвештә башкарган сайлаучыларга, сайлауларга әзеләнү һәм аларны уздыруда катнашкан сайлау комиссияләренә, җирле һәм республика күләмендәге хакимият органнарына, тәртип саклау органнарына барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сайлау кампанияләрен уздыру һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең эшләвен ел дәверендә яктыртып барган массакүләм мәгълүмат чараларына да аерым тукталып рәхмәт сүзләрен җиткерде. 2016 елның электораль үзенчәлеге турында сөләгәндә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киләсе елның киеренке булачагына басым ясады. “Без яңа сайлауларга әзерәнәбез, федераль сайлау кампанияләренә аяк басабыз. Бу сайлаулар югары оештырылу дәрәҗәсендә уздырылуына ышанабыз” – диде комиссия башлыгы. Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе рәисе 2016 елның 18 сентябрендә Дәүләт Думасы Федераль Собраниясенең җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар булачагын искәртеп үтте. Сайлауларның беренче тапкыр катнаш схема буенча уздырылачагына – 225 депутат бермандатлы округлар буенча, 225 – партияләр исемлеге буенча сайланачак. Татарстанда сайлауларга әзерләнү башланды. Аерым алганда, республикабызда бермандатлы сайлау округлары схемалары билгеләнде, территориаль сайлау комиссияләренең 5 елга яңа составлары расланды.