Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
депутатлар сайлау нәтиҗәләре 2015 елның 13 сентябрендә уздырылган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча түбәндәге мәгълүмат җиткерәбез. Барлыгы 7716 мандатның 7710 биләнгән. Муниципаль сайлауларда сайлаучыларның 83,50% катнашты. 7710 муниципаль депутат сайланган, шул исәптән сәяси партияләрдән: • «Единая Россия» - 6106 депутат; • «Коммунистическая партия Российской Федерации» - 312 депутат; • Справедливая Россия – 242 депутат; • ЛДПР - Либерально-демократическая партия России – 171 депутат; • «Партия ветеранов России» - 15 депутат; • Коммунистическая партия Коммунисты России – 7 депутат; • «Патриоты России» - 5 депутат; • «Партия Родина» - 1 депутат. Шул исәптән җәмәгать оешмаларыннан 117 депутат сайланган Шул исәптән үз-үзен күрсәткән 734 депутат сайланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: