Участок сайлау комиссияләре әгъзаларын QR- кодлы беркетмәләр әзерләү технологияләрен куллану буенча укыту тәмамланды

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Участок сайлау комиссиялере өчен махсус программа тәэмин итүе Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре сайлау участокларындагы биналарда урнаштырылган 156 компьютерда куелачак.

Август ае дәвамында участок сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавышка хокуклы әгъзалары беркетмәләрне машина укырлык кодлы (QR- кодлы) технология кулланып әзерләү буенча эшләү тәҗрибәсен үзләштерде. Өйрәтүне тиешле муниципаль районнарның территориаль сайлау комиссияләре һәм “Сайлаулар” ДАС системасын мәгълүмати тәэмин итү буенча идарәсе белгечләре үткәрде.

Барлыгы 312 кеше укыды. Участок сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзалары алган күнекмәләр муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирү йомгаклары ясалганда кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: