Татарстан Республикасы яңа составтагы Үзәк сайлау комиссиясенең беренче оештыру утырышы булды

2017 елның 29 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының алтынчы составтагы Үзәк сайлау комиссиясенең беренче оештыру утырышы булды. Федераль һәм республика законнары нормалары нигезендә яңа составка 14 кеше билгеләп куелды.

Комиссиянең җиде әгъзасы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан билгеләп куелды:

1. Вәлиуллова Рашидә Рафыйк кызы

2. Кострин Валентин Иванович

3. Куралов Эрик Рудольфович

4. Минзарипов Рияз Гатаулла улы

5. Сквордяков Олег Васильевич

6. Смирнов Виталий Николаевич

7. Шаһиәхметов Мидхәт Рәфкать улы

Комиссиянең җиде әгъзасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы билгеләп куйды:

1. Әхмәтҗанов Ленар Илдар улы

2. Борисова Надежда Петровна

3. Воронова Ольга Михайловна

4. Гыйниятуллина Светлана Владимировна

5. Заһидуллин Рөстәм Ильдус улы

6. Кудряшов Андрей Витальевич

7. Шаһивәлиев Марат Ривхәт улы

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составына югары дәрәҗәдәге һөнәриләр, тәҗрибәле оештыручылар, квалификацияле юристлар, бизнес-сфера, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре керде. Утырышта яшерен тавыш бирү юлы белән Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе итеп – Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы, Рәис урынбасары итеп – Сквордяков Олег Васильевич һәм Комиссия секретаре итеп Борисова Надежда Петровна сайланды. Татарстан Республикасы ҮСК оештыру утырышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе – Ә.Ә. Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы урынбасары Ю.З. Камалтынов, Россия Федерациясе ҮСК әгъзасы А.И. Лопатин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: