Иң якын арада “Без – Россия гражданнары!” конкурсында җиңүчеләр билгеле булачак

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары!” дигән бишенче - юбилей конкурсы комиссиясе эшкә кереште.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән бергәләп, инде традициягә әйләнгән мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары!” дигән конкурс уздыра. Быел бу бишенче – юбилей конкурсы 2018 елның төп сәяси вакыйгасы – Россия Федерациясе Президентын сайлауларга туры китереп уздырыла.

Шунысы куанычлы, конкурс белән кызыксыну елдан-ел арта бара. Быел аңарда республикабызның төрле почмакларыннан 300дән күбрәк яшь кеше катнашты. Иң күп сандагы эшләр Саба районыннан (41 эш), Лаеш (31 эш), Кукмара (20 эш) районнарыннан һәм Казан шәһәреннән (14 эш) керде.

“Үз эшләрендә, кулдан ясалган әйбер булсынмы ул, рәсем яки нәсыйхәтле эссеме, яшьләр үзләренең граждан позицияләрен, кече һәм олы Ватаннары язмышын уртаклашырга теләүләрен белдерергә тырышалар. Эшләрнең атамаларын гына карагыз – “Без төрле-төрле булсак та, хокукларыбыз бертигез!”, “Тавыш бирү – киләчәккә бару билеты ул!”, “Мин – кеше, һәм минем дә хокукларым бар!” – бу сүзләр беренче чиратта безгә – олыларга, илнең киләчәге өчен тагын да зур җаваплылыкка чакыру буларак, юнәлтелгән. Без уртак оештыручыларга, дусларыбыз – Республика сукырлар һәм начар күрүче гражданнар өчен махсус  китапханәсенә, аның директоры Наил Ибраһим улы Сәфәргалиевка шундый мөһим конкурс оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез” – ди Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: