Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы арасында килешүгә кул куелды

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы  Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе  Анатолий Фомин Россия Федерациясе гражданарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.

Документ  якларның сайлау хокукларын тәэмин итү һәм яклау, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау һәм хөрмәт итү, сайлаулар һәм референдумнар турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы  законнарын үтәү буенча гамәлләрен билгели.

Әлеге ведомстволар арасында хезмәттәшлек сайлау хокукларын хокукый аңлату, гражданнарның электораль активлыгын күтәрү, күзәтүчеләрне өйрәтү, Россия Федерациясе гражданарының сайлау хокукларын саклауга җәмәгать контролен урнаштыру мәсьәләләре буенча тормышка ашырылачак.

“Килешүгә кул кую Россия Президентын сайлаулар алдыннан бигрәк тә мөһим.  Хәзер Иҗтимагый палатага законлы төстә һәр сайлау комиссиясенә күзәтүчеләр билгеләү вәкаләте бирелгән. Һәм безнең уртак эш Президент сайлау кампаниясенә ачыклык, легитимлык тәэмин итәргә булышыр,” – дип билгеләп үтте ҮСК Рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов.

“Һичшиксез, дәүләт башлыгын сайлауларда күзәтүче булып катнашу мөмкинлеге гражданнарның тавыш бирү процессына ышанычын һәм аның белән кызыксынуын күтәреп кенә калмас, иң мөһиме – аның нәтиҗәләренә ышанычын арттырыр,” – дип басым ясады Иҗтимагый палата  Рәисе  Анатолий Фомин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: