«Без – Россия гражданнары!» дигән иҗади конкурска йомгак ясалды

2017 елның 16 декабре, шимбә

Сайлаучыларның хокукый культурасын һәм электораль активлыгын күтәрү чаралары кысаларында Татарстан  Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында V Республика «Без – Россия гражданнары!» дигән иҗади конкурс оештырды һәм үткәрде.

Конкурста Татарстан  Республикасының 40 муниципаль районыннан һәм ике шәһәр округыннан 306 кеше катнашты. Конкурс өч номинация: «Мин – сайлаучы» (декоратив-гамәли конкурс), «Сайлауларны сурәтлибез» (рәсемнәр конкурсы), «Йөрәгем һәм шигырем белән сайлым» (әдәби конкурс) номинацияләре буенча уздырылды.

“Һәр номинациядә 10 призлы урын каралган иде.  Ләкин, балаларга зур фидакарьлек белән бирелгән кызыклы, матур, оригиналь эшләрне күреп, конкурс комиссиясе һәр номинациядә тагын унар кызыксындыру урыннары бирергә булды. Шулай итеп, барлыгы 60 приз һәм кызыксындыру бүләкләре бирү игълан ителде”, – дип белдерде Татарстан  Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2017 елның 22 декабрендә Республика сукырлар һәм начар күрәчеләр махсус китапханәсендә (Серов урамы, 3нче йорт) булачак.

Кызыксындыру урыннарын алган конкурста катнашучыларны бүләкләү Татарстан  Республикасы территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары күчмә семинар-укулары кысаларында була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: